Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәҗбүри медицина иминияте полисы алу тәрти­бен­дә үзгәрешләр бар

Илдә мәҗбүри медицина иминияте полисы алу тәртибен гадиләште­рәчәк­ләр. Бу хакта илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткән.

Илдә мәҗбүри медицина иминияте полисы алу тәртибен гадиләште­рәчәк­ләр. Бу хакта илнең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткән.Билгеле булганча, полисны алмаштырганда, яңасы әзер булганчы, кулга вакыт­лы­ча документ бирелә. Мо­ңарчы ул 30 эш көне дәва­мында га­мәлдә булса, хәзер 45 көн эш­кә яраячак.

Вакытлыча бирел­гән полис медицина яр­дәме күрсәтү программасына кер­гән барлык хезмәт­ләрдән фай­далану мөм­кинлеге бирә, дип  ассызыклаган белгечләр. Шуңа күрә табибка шикләнми­чә мөрәҗә­гать итә аласыз.

 
Мәҗбүри медицина иминияте полисын алу тәрти­бен­дә дә үзгәрешләр бар: гаризаны мәҗбүри медицина ими­ниятләштерүе фонды­ның тө­бәк бүлекләре сайты, дәүләт хезмәтләре порталы аша гына да тапшырырга рөх­сәт итә­чәкләр. Электрон имза булган очракта, әл­бәттә. Документларны күп функцияле үзәкләр аша юлларга да мөмкин. “Яңа ка­гыйдәләр медицина иминияте оешма­ларының вәкаләт­ләрен дә арттырачак. Мәсә­лән, пациентларга профилактика чаралары узарга кирәклеге турында шәхсән мәгълүмат җиткерү мөмкин­леге каралган”, – дигән Бө­тенроссия ими­ниятләш­терүчеләр берлеге вәкиле Андрей Рыжаков.

Хәзер кәгазь полис урынына пластик карта да алырга ярый. Соңгысы күпкә җай­лы­рак та әле. Пластик карта ху­җасы турында бөтен мәгъ­л­ү­матны электрон рәвештә сак­лый. Шуңа күрә поликлиника яки хастаханәгә үзең белән паспорт йөртүнең кирәге кал­маячак. Полисның кайсы төрен сайларга икә­нен һәр­кем үзе хәл итәчәк. Алар икесе дә тигез хокуклы булачак. Электрон документ гамәл­гә керүгә карамастан, кәгазь полислы пациентларга медицина ярдәме күрсә­түдән туктамаячаклар.

Фото: pixabay.com

www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X