Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәче акыллыракмы, этме?

Бу хакта күптән бәхәсләр бара. Чынында исә этләрдә акыллылык коэффициенты азга гына югарырак

( 0,9га каршы 1,2). Ләкин ни өчен күпләргә мәчеләр бик акыллы һәм хәтта күп яклары белән кешеләргә охшаган кебек тоела? Эш шунда, мәчеләрдә эмоцияләр өчен, кешеләрдәге кебек, баш мие өлеше җавап бирә. Шуңа күрә аларның холкы үзгәрүчән, алар бик эмоциональ.

Мәченең акыллы булуын да күп дәлилләр белән раслап була: ул йомышы буенча билгеле урынга йөрергә тиз өйрәнә, хәйләкәр була белә (мәсәлән, диванны сез күрмәгәндә акрын гына тырный да, алдыгызда юмакайланып йөри), йоклаганда койрыгын, тәпиләрен селкетә, авазлар чыгара – бу аларның баш миенең актив эшчәнлеге хакында сөйли, төрле кешегә төрлечә мөнәсәбәттә була, кунаклар килүне, күчеп китүне бик эмоциональ кичерә, хуҗасының кәефе юклыгын сизеп, “юатырга” килә һәм башкалар.

Шулай итеп, әгәр сезнең акыллы, тугры, эмоциональ дуска ия буласыгыз килә икән, мәче – сезнең өчен. Ләкин шуны истә тотыгыз – алар бик көнләшүчән! Берничә мәчеле буласыгыз килсә, барысын да берьюлы алыгыз, шулай алар бер-берсенә тиз өйрәнә.


Ләйсән Якупова.
Автор фотосы

http://kiziltan.ru/kyzyk-news/12192-mche-akyllyrakmy-etme.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев