Заман сулышы

Мексика җыелма командасын Казанда ипи-тоз һәм чәкчәк белән каршы алдылар

Мексика җыелма командасын Казанның "Мираж" отеле кунакчыл каршы алды. Команда 18 июньдә, Конфедерацияләр Кубогында, Португалия командасына каршы уйнаячак. Команданың Twitter рәсми сайтындагы аккаунтында милли киемле кызларның ипи-тоз, чәкчәк тотып төшкән рәсемнәре куелган. Рәсем астында: "Сюрприз! Безне Казан отелендә шулай каршы алдылар!" дип язылган. Исегезгә төшерәбез: Мексика җыелма командасы Казанда Конфедерацияләр...

Мексика җыелма командасын Казанның "Мираж" отеле кунакчыл каршы алды. Команда 18 июньдә, Конфедерацияләр Кубогында, Португалия командасына каршы уйнаячак.

Команданың Twitter рәсми сайтындагы аккаунтында милли киемле кызларның ипи-тоз, чәкчәк тотып төшкән рәсемнәре куелган. Рәсем астында: "Сюрприз! Безне Казан отелендә шулай каршы алдылар!" дип язылган.

Исегезгә төшерәбез: Мексика җыелма командасы Казанда Конфедерацияләр Кубогының төркем этабында ике матчта катнаша. 18 июньдә алар - Португалиягә каршы, ә 24 июньдә "Казан-Арена" кырында Россия җыелмасы белән уйнаячак.


Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: