Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Микродулкынлы мич аркасында фатирга ут капкан

Янгын сүндерүчеләр яна торган фатирдан ике хатын-кызны коткару битлекләре кидереп алып чыккан.

 Әлмәттә Шевченко урамындагы торак йортларның берсендә янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Росиия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын турында хәбәр 10.10 сәгатьтә 101нче янгын сагы номеры аша алынган. Йортның икенче катындагы фатирда микродулкынлы мич янган, шуннан ут бөтен кухняны ялмап алган.

Вакыйга урынына килгән янгын сүндерүчеләр ут капкан фатирдан ике хатын-кызны саф һавага алып чыккан. Аларның берсе мөстәкыйль рәвештә йөри алмаган. Шуннан соң 5 квадрат метр мәйданда янгын тулысынча сүндерелгән.

Хәзерге вакытта янгын сәбәбе ачыклана.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев