Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе 27 июньдә узачак

Россия Мәгариф министрлыгы 27 июньдә мәктәп тәмамлаучылар өчен онлайн режимда Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе үткәрәчәк. Бу хакта ведомство хәбәр итә.

 

Министрлык төбәкләргә мәктәпне тәмамлаучыларга багышланган чараларны 27 июнь көнне үткәрергә тәкъдим итте. Илнең барлык төбәкләрен колачлаячак гомумфедераль «Чыгарылыш кичәсе» төп чара булачак. Ел саен үткәрелә торган «Алые паруса» фестивале программаның финал өлешенә керер дип көтелә.

«Вазгыять торышын бәяләп, июнь аенда чыгарылыш кичәсен онлайн билгеләп үтәргә, ә көз башында традицион рәвештә җанлы форматта бәйрәм итәргә киңәш итәбез. Килешәсездер, формаль датасына караганда бәйрәм рухы үзе мөһимрәк бит, шунлыктан сәламәтлекне куркыныч астына куймаска иде», - дип искәртте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/science/29-05-2020/m-kt-p-ukuchylary-chen-b-tenrossiya-chygarylysh-kich-se-onlayn-rezhimda-27-iyund-uzachak-5746399

Фото: https://pixabay.com/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев