Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Өлкән сыйныфларда укучылар онлайн-дәресләрдә финанс белеме алачак

Мәктәп укучыларының финанс ягыннан белемнәрен үстерүгә юнәлдерелгән уку программасы 21 нче гыйнварда башланып китәчәк.

Программа финанс белемен үстерүне күздә тота. Аның нигезендә, мәктәп укучылары кредит, салым, пенсия, бизнес өчен программалар, акча туплау, кредит картасы, кредит мошенникларына каршы тору өлкәсендә сорауларга җавап табачак. Барлыгы 19 тема каралган.

Дәрес 45 минут бара, аны мәктәп программасына кертеп тә, өстәмә белем алу итеп тә кулланырга була. Әлеге программа турында http://dni-fg.ru/   да белергә була.Онлайн дәрескә мәктәптә генә түгел, өйдә, үзлегеңнән дә керергә мөмкинлек бар.Онлайн программаның язгы сессиясе 23нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк."Халыкта финанс белемен күтәрүгә омтылыш зур, күптән түгел үткәрелгән финанс-зачетта 90мең кеше катнашты,- диде Россия Банкының республика идарәсе башлыгы Марат Шәрифуллин,- дистанцион укытулар шуңа бик актуаль."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев