Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Организмыбыз турында без белмәгән фактлар

Кеше чит илләр, чит планеталар, хәтта чит галәмнәр турында хыяллана. Күрмәгәнен күрәсе килә! Шул ук вакытта үзе турында да бик күп әйберләрне белми. Шуңа күрә, бүген КЕШЕ һәм аның организмы турында кызыклы фактлар белән танышыйк әле. Аннан инде чит илләр, җирләр, галактикалар турында хыяллануыбызны дәвам итәрбез.

Кешенең 1 кв.см тиресендә 100 тир һәм 12 май бизе, 4 метр нерв җепселе, 150 нерв күзәнәге һәм 1 метр кан тамыры бар. 100 килолы кешенең тиресе 24 кило авырлыкта.

Кеше тешләре таш кебек үк нык. Кешенең бот сөякләре тимер-бетоннан ныграк.

Кеше елына уртача 1460 төш күрә.

 Кешенең туганда 300 сөяге була, 25 кә җиткәндә 206 гына кала (алар кушылып үсәләр).

Кеше миенә күргән образ-предметларны тану өчен 1/20 секунд вакыт җитә.

 Кеше йөрәге бер тәүлек эчендә 2 тонна кан үткәрә һәм 100 000 мәртәбә тибә.

 Төчкергәндә һава кеше борыныннан сәгатенә  180 км тизлек белән чыга.

 Сулыш алганда кабыргалар елына 5 миллион тапкыр хәрәкәтләнә.

 Кешенең баш миендә секунд саен 100 000 химик реакция була.

 Кеше елына уртача 750 л сыеклык эчә, 35 мең кабартма-күмәч һәм 70 мең кәтлит ашый.

 Кеше көненә уртача 15 мәртәбә көлә, өч көнгә бер елый.

 Кеше мие  20 млрд нерв күзәнәгеннән тора һәм көн саен  96 млн бит мәгълүматны истә калдыра ала.

 Кешедәге сөякләрнең дүрттән бер өлеше аякларда урнашкан.

 Кул бармакларындагы тырнак аякларныкына караганда 4 мәртәбә тизрәк үсә.

 Кеше елына уртача 84 млн мәртәбә күзен ачып-йомып ала.

 Кеше гомере буена 150 триллион бит мәгълүмат истә калдыра.

 Кеше каны 24 секунд эчендә тулы цикл ясый.

 Кеше организмындагы кан тамырларының гомуми озынлыгы 100 000 км га җитә. Шулай ук тәндә 72,5 км нерв бар.

 Кеше организмы 400-600 мускулдан тора. Ирләрдәге мускулларның гомуми авырлыгы бөтен авырлыкның 40%, хатын-кызларда 30% алып тора.

Нормаль пульс минутына 60-80не тәшкил итә. Хатын-кызларныкы 6-8гә күбрәк. Физик эш эшләгәндә 200гә җитәргә мөмкин.

30 яшьтән соң кешенең көн саен 30-50 мең нерв күзәнәге үлә. Минең күләме кечерәя. Иң зур ми ир-атларда 20-29 яшьтә, хатын-кызларда 15-19да.

Зилә САБИТОВА әзерләде

http://yalkyn.com/tejribe/34223/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев