Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ОСАГО БӘЯСЕ ТАГЫН АРТТЫ?

Үзәк банк хәбәр итүенчә, августта ОСАГО тарифы тагын үзгәрә.

Хәзер Русиядә база тарифы 3432-4118 сум чамасы. Ул машина хуҗасы яшәгән төбәк һәм бонус-малус коэффициентына, двигатель куәтенә, йөртүченең стажына һәм яшенә бәйле. Машина йөртүче һәлакәткә юлыкмаган булса, ташлама ясала.

Үзәк банк әлеге тәртипне үзгәртергә җыенмый. Иминиятләштерү базарында көндәшлек тудыру максатыннан компанияләргә үз тарифларын кулланырга рөхсәт итәчәкләр. Күп иминият компанияләре, ОСАГО буенча иминиятләштерү чыгымлы, дип әйтә иде. Русия автоиминиятчеләр союзында хәбәр итүләренчә, яңа тариф зур стажлы, күп еллар юл-транспорт һәлакәтенә очрамаган йөртүчеләргә кулай булачак, ә менә рульгә күптән түгел утыручылар һәм һәлакәткә юлыгучыларның кесәсенә сугачак. Экспертлар, алар өчен бәя 25-50 %ка артачак, дип фаразлый.

https://vk.com/irekmaydani?w=wall-59550939_3417%2Fall&z=photo-59550939_456240517%2Falbum-59550939_00%2Frev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев