Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ОСАГО полисларын алыштырырга туры килмәгәе...

Агымдагы елның 1 июленнән машина хуҗаларын тагын бер яңалык көтә: алар үз ОСАГО полисларын яңага алыштырырга тиеш булачак. Белгечләр сүзләренә караганда, бу эшнең максаты - ялган полислар таралуга чик кую. Әлеге максатка ирешү өчен Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсе 1 июльгә кадәр ОСАГО полисларының яңа бланкын әзерләп бетерергә бурычлы. Шул рәвешле,...

Агымдагы елның 1 июленнән машина хуҗаларын тагын бер яңалык көтә: алар үз ОСАГО полисларын яңага алыштырырга тиеш булачак.

Белгечләр сүзләренә караганда, бу эшнең максаты - ялган полислар таралуга чик кую. Әлеге максатка ирешү өчен Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсе 1 июльгә кадәр ОСАГО полисларының яңа бланкын әзерләп бетерергә бурычлы. Шул рәвешле, машина хуҗалары үз ОСАГО полисларын 1 июльдән соң яңага алыштырырга тиеш була. Шунысы мөһим: бу яңалык куллану вакыты чыккан документларга гына түгел, ә гамәлдә булган полисларга да кагыла.
Мондый карар 11 февраль көнне генә кабул ителгән әле. Әлеге тәкъдимне Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсе генә түгел, ә ЮХИДИ идарәсе дә хуплап чыккан.
- Без барча ОСАГО полисларын берьюлы алыштыруны күздә тотабыз. Яңа полис белән бәйле мәгълүматлар азакка кадәр сер булып калачак. Иң мөһиме, машина йөртүчеләргә яңа полислар өчен өстәмә акча түләргә туры килмәячәк. Бар чыгымнарны иминият компанияләре капларга тиеш булачак, - дип ассызыклаган Россиянең автомобильләрне иминиятләштерү берләшмәсе башкарма директоры Евгений Уфимцев.
Әлеге гамәл ялган полисларның гамәлдән алынуы белән беррәттән тагын бер бурычны максат итеп куя. Моннан соң чын булмаган ОСАГО полисын әзерләү шактый катлаулы булачак. Ник дигәндә, яңа бланкларны шактый катлаулы итеп эшләргә әзерләнәләр.
Шул ук вакытта ялган полисларга каршы көрәшне дә дәвам иттерәчәкләр. Хәзерге вакытта ялган ОСАГО полислары белән сату итүче 19 хостинг-аккаунт, социаль челтәрләрдәге 104 шундый аккаунт, белдерүләр тактасындагы 192 хәбәр юкка чыгарылган инде.
Шунысын да исегезгә төшерәбез: Россиядә елына 1 миллионга якын ялган ОСАГО полисы сатыла икән. Бу - сатылган 100 полисның һәр 2се ялган дигән сүз.
http://intertat.ru/tt/haerle-yul/item/54239-osago-polislaryin-alyishtyiryirga-turyi-kilm%D3%99g%D3%99e.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев