Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Пальтоны кул белән юу буенча КИҢӘШ

Быел җәй соңарып килде. Көннәр суык торды, яңгырлар еш яуды. Язгы җылы киемнәрне тиешенчә җилләтеп, юып алып куярга да мөмкинлек булмады. Ниһаять, көннәр җылытуга таба бара. Калган эшкә кар ява ди, болай да тоткарланып торган эшне хәзер эшләп куярга да була. Курткаларны кер юу машинасында курыкмыйча юасың. Ә менә пальтоны...

Быел җәй соңарып килде. Көннәр суык торды, яңгырлар еш яуды. Язгы җылы киемнәрне тиешенчә җилләтеп, юып алып куярга да мөмкинлек булмады.

Ниһаять, көннәр җылытуга таба бара. Калган эшкә кар ява ди, болай да тоткарланып торган эшне хәзер эшләп куярга да була. Курткаларны кер юу машинасында курыкмыйча юасың. Ә менә пальтоны чистарту катлаулырак. Химчисткага биреп тә чистарттырып була анысы. Тик ул арзан хезмәт түгел, тагын нинди хәлдә кайтарып бирәләр бит әле. Кер юу машинасы да аның формасын боза. Димәк, бердәнбер юл - кул белән юу. Ваннага җылы су агызып, төймәләрен каптырып, пальтоны җайлап кына шунда сузып саласың. Суга сыек кер сабыны яки савыт-саба юа торган сыекча саласың. Артык каты булмаган щетка алып, шуның белән пальто йоны (ворс) юнәлешендә сак кына чистартасың. Аннары элгечкә элеп, душ ярдәмендә чайкатасың. Суы агып беткәч, балконга чыгарып эләсең.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев