Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Праймеризда Лениногоскилылар да катнашты

Бүген Татарстанда республика Президенты вазифасына "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар тәкъдим итү буенча праймериз тәмамланды. Әлеге чарада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җиңү яулады. Чарада безнең шәһәр һәм районнан 33 кеше катнашты. -"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегеннән 24 кеше һәм иҗтимагый оешмалардан тугыз кеше катнашачак, -ди партиянең Лениногорск җирле...

Бүген Татарстанда республика Президенты вазифасына "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар тәкъдим итү буенча праймериз тәмамланды.


Әлеге чарада Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җиңү яулады.
Чарада безнең шәһәр һәм районнан 33 кеше катнашты.
-"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегеннән 24 кеше һәм иҗтимагый оешмалардан тугыз кеше катнашачак, -ди партиянең Лениногорск җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Елена Ефременкова. Алар арасында "Алтын йөрәк" региональ хәйриячелек оешмасы вәкиле Дмитрий Могыйнов, республика аграр яшьләр оешмасының җирле бүлекчәсе рәисе Миләүшә Глухова, ирекле янгын сүндерү бүлеге вәкиле Радик Ризванов һәм башкалар.

- Праймеризда катнашканым бар, ләкин Президент сайлау белән бәйле чарага Казанга беренче тапкыр гына баруым, ди Фиалка Таҗиева. - Мине праймеризда катнашырга аграр яшьләр оешмасының активисты буларак тәкъдим иттеләр. Бик җаваплы бурыч икәнлеген аңлап, бу эшкә җитди карадым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев