Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рамил Шәмсетдинов адвокатыннан яңалыклар бар!

Руслан Нагиев алар белән социаль челтәрдәге сәхифәсендә уртаклаша.

 

"Суд утырышының беренче атнасы нәтиҗәләре буенча Рамил Шәмсетдинов хезмәт иткән хәрби частьтә "бабайчылык" хөкем сөрүе шаһитлар һәм зыян күрүчеләрнең күрсәтмәләре белән раслана дип әйтә алам, - дип яза ул. - Шулай итеп, Коновалов судта Шәмсетдиновны мыскыл итү фактлары аңа билгеле булуы турында сөйләде. Анда Шәмсетдиновны мәсхәрәләгәннәр, бите белән унитаз тышчасын сөртү белән янаганнар, бу, һичшиксез, намус һәм абруйны түбәнсетү булып тора. Коновалов Шәмсетдиновны уставны утырып түгел, 3 тәүлек буена йокламыйча, басып ятларга мәҗбүр итүләре турында әйтә.

Без сезнең белән беләбез, кешене йокыдан мәхрүм итү - бу бик каты җәза.

Шәмсетдиновның гамәлләреннән зыян күргән Шпак та Шәмсетдиновны йокы урынына уставны ятларга мәҗбүр иттеләр ди, үзе дә шуңа дучар булуын әйтә.

Шаһит Бурлаков та аңа Шәмсетдиновны мыскыл итү фактлары билгеле булуын сөйләде.

Шуңа игътибар итәсем килә, шаһитларның күрсәтмәләре бер-берсе белән туры килә һәм Шәмсетдиновның кайбер хәрби хезмәткәрләр мәсхәрә итүе турында версиясен раслый.

Рамил сүзләренә караганда, алар аңа каравылдан соң бәдрәфтә батырып үтерү белән янаган. Ә аның бик тә йоклыйсы килгән һәм ул яңа мәсхәрәләргә түзәргә теләмәгән, шуңа күрә радикаль чараларга барган һәм ата башлаган. Атканда үз гамәлләрен аңламаган, үзен томан эчендә кебек хис иткән.

Шәмсетдинов судка килгән зыян күрүчеләрдән гафу үтенде, тәүбә сүзләрен җиткерде.

Рамил атканда капитан Евсеевны күрмәве, аңа атарга теләмәвен әйтте.

Шуны да билгеләп үтәсем килә, Рамил күрсәтмәләрне теләр-теләмәс кенә бирә, нечкәлекләрне читтә калдыра. Беренче утырыш ахырында ул хәтта безгә сөйләшергә теләмәвен әйтте, әмма әлегә без аны тынычландыра алдык.

Без Рамилнең ачыграк булуын теләр идек, ул күп нәрсә сөйли ала".

 Кызыл таң.

Фото: "ВКонтакте"

 http://baltaci.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X