Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Республика төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры: ишегаллары уңайлы итеп тәртипкә китерелер (фотолар)

Бүген Лениногорск районына эш визиты белән Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов килде.

 

Фәрит Хәнифов үзенең визиты башында ишегалды бәйрәмендә булды, аны үз микрорайонында яшәүчеләр өчен 6 нчы ТОС оештырды. Ишегалды бәйрәме Ленинград урамы 61нче йорт адресы буенча урнашкан ишегалды мәйданчыгында узды. Әлеге ишегалды «Безнең ишегалды» Президент программасы кысаларында төзекләндерелә.

Ишегалдында мәйданчыкны монтажлау эшләре тәмамланып килә, кече архитектура формаларын китерү һәм монтажлау көтелә, урам утларын ремонтлау эшләре бара, юл эшләре тулысынча төгәлләнгән.

Төзелеш эшендә зур өлеш кертүчеләр министр һәм район башлыгы Рәгать Хөсәенов кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар.

Аннары мэриянең утырышлар залында министр Фәрит Хәнифов, Рәгать Хөсәенов рәислегендә төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә узды.

Соңыннан Фәрит Хәнифов  1 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә, 23 нче балалар бакчасында, Ленин урамындагы скверда, М.Горький исемендәге паркта булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X