Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Роспотребнадзор Төркиягә бармый торырга киңәш итте

Коронавирус инфекциясен йоктырырга теләмәсәләр, татарстанлыларга якын арада Төркиягә бармаска киңәш иттеләр.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Төркиядә инфекция йоктыручыларның артуы күзәтелә һәм шуңа күрә анда бармый торырга киңәш итәбез», — диде ул.

Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, Төркия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән Россиягә инфекция алып кайтучылар бар. Төркиядә коронавирусның Британия штаммы таралуын да искәртте. Әмма бу ил белән чикләр ябылмаган, авиация элемтәсен туктату турындагы карарны да бары тик Россиянең коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча оператив штабы гына кабул итә ала.

«Әгәр чит илгә чыгарга карар кылгансыз икән инде, иң элек прививка ясатырга кирәк, чөнки коронавирусның авыр формасын йоктыру куркынычы бар. Шулай ук сез сәфәр кылырга ниятләгән илдә нинди чикләү чаралары гамәлдә булуын белешергә кирәк, ни өчен дигәндә, Төркиядә комендант сәгате кертелгән, шулай ук җәмәгать туклануы объектлары, күңел ачу чаралары һәм концерт-театрлар эшендә дә чикләүләр кертелгән территорияләр бар», — диде баш санитар табиб урынбасары.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев