Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия белән ара өзелү аркасында Төркия 9 миллиард долларлык зыян күрә

Төркия хакимияте исәпләве буенча, Россия тарафыннан кертелгән чикләүләр, шулай ук төрле тармактагы элемтәләр өзелү аркасында ил 9 млрд. доллар зыян күрә. Бу хакта җирле NTV телекомпаниясенә Төркиянең вице-премьеры Мехмет Шимшек җиткергән. "Россия белән элемтә өзелү аркасында килеп туган кризисның иң начар сценариясе буенча да, Төркия 9 млрд. доллар югалта", -...

Төркия хакимияте исәпләве буенча, Россия тарафыннан кертелгән чикләүләр, шулай ук төрле тармактагы элемтәләр өзелү аркасында ил 9 млрд. доллар зыян күрә.
Бу хакта җирле NTV телекомпаниясенә Төркиянең вице-премьеры Мехмет Шимшек җиткергән. "Россия белән элемтә өзелү аркасында килеп туган кризисның иң начар сценариясе буенча да, Төркия 9 млрд. доллар югалта", - дип белдергән ул. Ул шулай ук Төркия беренче көннәрдә үк кризис белән көрәш ысулларын эшләгән, барлык тармаклар да әзерләнгән.
Исегезгә төшерәбез, Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр төрек гаскәриләре безнең Су-24 очкычын бәреп төшергәннән соң бозылды.
Интертат.ру
http://www.almet-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: россия турция