Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия Иҗтимагый палатасы БДИ буенча интернет-кабул итүне эшләтеп җибәрә

Россия Иҗтимагый палатасы бердәм дәүләт имтиханы буенча интернет-кабул итүне эшләтеп җибәрә. Барлык төп сорауларны хәл итәргә Рособрнадзор, Педагогик үлчәмнәр федераль институты, Мәскәүнең мәгариф департаменты белгечләре булышачак, дип хәбәр итә Россия Иҗтимагый палатасы. Россия Иҗтимагый палатасы, аерым алганда, Фән һәм мәгариф үсеше буенча комиссия гражданнар мөрәҗәгатьләрен 2009 елдан башлап кабул итә....

Россия Иҗтимагый палатасы бердәм дәүләт имтиханы буенча интернет-кабул итүне эшләтеп җибәрә. Барлык төп сорауларны хәл итәргә Рособрнадзор, Педагогик үлчәмнәр федераль институты, Мәскәүнең мәгариф департаменты белгечләре булышачак, дип хәбәр итә Россия Иҗтимагый палатасы.

Россия Иҗтимагый палатасы, аерым алганда, Фән һәм мәгариф үсеше буенча комиссия гражданнар мөрәҗәгатьләрен 2009 елдан башлап кабул итә. Быел да комиссия үз сорауларына җавап табарга теләүчеләргә булышуны дәвам итәчәк.

"Россия Иҗтимагы палатасы комиссиясе БДИ уздыру процедураларын күзәтү буенча эшчәнлеген дәвам иттерә. БДИ-2017 үткәрелү көннәрендә -26 майдан 19 июньгә кадәр - Россия Иҗтимагый палатасында гражданнар мөрәҗәгатьләрен алу буенча интернет-кабул итү эшлиячәк", - ди Россия иҗтимагый палатасының Фән һәм мәгариф үсеше буенча комиссия рәисе Александр Русаков.

2016 елда Иҗтимагый палатаның кайнар линиясенә шалтырату мөмкинлегеннән 1,5 мең россияле файдаланган.

Татар-информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X