Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә “банк роумингын гамәлдән чыгару турында”гы закон проекты хупланды

Россия Хөкүмәте төрле төбәкләрдә яшәүче гражданнар арасында акча күчергән өчен банк комиссияләрен юкка чыгару турында закон проектын хуплады.

Министрлар Кабинетының рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, документ Дәүләт Думасына кертеләчәк. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

“Закон проекты белән “банклар һәм банк эшчәнлеге турында” Федераль законның 29 маддәсенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим ителә. Анда физик затларның банк счетларыннан әлеге кредит оешмасында башка физик затларның банк счетларына күчерү операцияләрен гамәлгә ашырганда кредит оешмасы тарафыннан алына торган комиссия түләү күләменең кредит оешмасының төрле аерым бүлекчәләрендә (эчке структур бүлекчәләрендә) күрсәтелгән банк счетлары ачылуга бәйле була алмавын күрсәтә”, - диелә хәбәрдә.

10 октябрьдә Хөкүмәт утырышында Россия премьер-министры Дмитрий Медведев мондый комиссияләрне "банк роумингы" дип атады һәм банкларның еш кына стандарт процедуралар өчен артык акча алырга омтылуларын әйтте.

Аның сүзләренчә,"бу төбәкара дискриминациягә юл куелырга тиеш түгел һәм аны бетерергә кирәк”.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/12/195188/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев