Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә бер төркем гражданнарның пенсияләре артачак

Күп фатирлы йорт советлары җитәкчеләрен социаль фондларга иминият кертемнәреннән азат итәргә телиләр.

Федерация Советы каршындагы яшь закон чыгаручылар палатасы рәисе урынбасары Илья Ножечкин күп фатирлы йорт советлары җитәкчеләрен социаль фондларга иминият кертемнәреннән азат итәргә һәм аларның пенсияләрен индексацияләргә тәкъдим итте.

Федерация Советы Бюджет комитеты башлыгының беренче урынбасары Сергей Рябухин бу инициативаның игътибарга һәм хуплауга лаек булуын искәртә, дип яза «Парламент газетасы». Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Басма аңлатканча, йорт буенча билгеләнгән өлкәннәрнең күбесе - пенсионерлар. Әмма Социаль иминият фондына акча күчерү буенча алар эшләүче пенсионерлар рәтенә керә һәм пенсияләре индексацияләнми. Тәкъдим ителгән яңалык моны төзәтергә ярдәм итәчәк, диелә язмада.

Төбәкләр палатасында инициатива кураторы Рябухин бу темага «түгәрәк өстәл» үткәрергә һәм идеяне закон проектында рәсмиләштерергә кирәк дип саный. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев