Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә ОСАГО тарифларын индивидуальләштерү турындагы закон гамәлгә керде

Россиядә ОСАГО турындагы законга төзәтмәләр үз көченә керде, алар нигезендә иминиятчеләр таләпләрне үтәүче автомобильчеләр өчен тарифларны киметә алачак. Тиешле документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган, дип яза «Известия».

 

«24 августтан башлап иминиятчеләр Россия Банкы җайга сала торган максималь һәм минималь күрсәткечләр чикләрендә иминият тарифларының база ставкаларын куллануны мөстәкыйль билгели алачак», — диелә хәбәрдә.

Полис бәясенә элегрәк машина йөртүчедә булган хокуктан мәхрүм ителү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу, аварияләрдә катнашу, исерек килеш йөрү һ.б.лар йогынты ясаячак.

Шул ук вакытта яңалыклар ОСАГО килешүе буенча иминият премиясенең максималь күләменә чикләүләрне саклап кала. Аны иминиятчеләр сайтларында махсус калькуляторлар белән исәпләргә мөмкин булачак.

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев