Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә турлар буенча кэшбэк программасы 21 августта эшли башлый

Россия буенча турлар сатып алган өчен биштән 15 мең сумга кадәр акчаны кире кайтару программасы 21 августка каршы төндә 00.00 сәгатьтә башлана һәм 28 августның төн уртасында тәмамлана. Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенкога сылтама белән ТР Туризм буенча Дәүләт комитеты хәбәр итте.

 

РФ Премьер-министры Михаил Мишустинның Россия буенча турлар сатып алганда акчаларны кире кайтару кагыйдәләре турындагы карарга имза куйган иде.

Программада бөтен Россия буенча, шул исәптән Татарстан буенча турлар катнаша. Программалар старт алганнан соң, программада катнашучы туроператорлар һәм отельләр исемлеге мирпутешествий.рф сайтында урнаштырылачак.

Программа туроператорлар хезмәтеннән файдаланучы туристлар өчен дә, мөстәкыйль сәяхәт итүчеләр өчен дә туры килә.

21-28 августта мирпутешествий.рф порталына керергә, кунакханәдә кимендә 4 төнлек, бәясе 25 мең сумнан башланган тур яки яшәүне сайларга кирәк.

Программада 700дән артык туроператор һәм өч меңнән артык кунакханә катнаша, Татарстаннан 26 туроператор 170 тур һәм 29 отель тәкъдим итә. 

 

  https://tatar-inform.tatar/news/society/12-08-2020/rossiyad-turlar-buencha-keshbek-programmasy-21-avgustta-eshli-bashlyy-5762930

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X