Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов "Безнең ишегалды" программасы буенча эш дәвам итәчәк дип ышандырды

Узган 2020 елда ишегалларын төзекләндерү өчен 8 миллиард күләмендә акча тотылган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел да "Безнең ишегалды" илкүләм проектын тормышка ашыру өчен  8 миллиард сум юнәлдереләчәген белдерде.Бу турыда ул республика һәм федераль матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуда әйтте."Әлеге программа башлап өч елга гына планлаштырылган иде, әмма безгә ниятләгән планны тормышка ашыру өчен  тагын кимендә биш ел кирәк,"- диде республика җитәкчесе. Ул,шулай ук,бу эшне башкаруга алынган подрядчикларның  сыйфатлы һәм үз вакытында эшләргә тиешлегенә басым ясады. "Ишегалларының төзек, матур булуы бик мөһим нәрсә,- диде Президент, -  ул пенсия яшендәге кешеләр, балалы әниләр өчен яшәү мохитының бер өлеше."  Рөстәм Миңнеханов  "Безнең ишегалды" программасының бик яхшы программа булуын әйтте.

 

https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X