Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов: Ипотека ставкасын тагын да киметергә кирәк

Татарстан Президенты сүзләренчә, мохтаҗ гаиләләрне йортлы итү мәсьәләсен хәл итү юлларын эзләргә кирәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ипотека ставкасын киметергә кирәк дип саный. Бу хакта республика башлыгы федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда әйтте.

«Торакны отышлы итү өчен төп критерий — ипотека ставкасы. Бездә ул 11 процентка кадәр җиткән иде. Һәм без һәрвакыт аны һичьюгы 7 процентка кадәр киметергә кирәк дип әйтәбез. Ставканы тагын да киметергә кирәк. Банкның үз процентларын алырга тиешлеген дә аңлыйм. Әмма 6,5 процент ставка да зур акча. 2 миллион сум бирсәләр, күпме процент була бит», - диде улю

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, халыкка торак сатып алуда ярдәм итәргә һәм моны хәл итүнең төрле юлларын эзләргә кирәк. Мәсәлән, ипотека буенча түбән ставка белән тәэмин итәргә, арендага торак тәкъдим итәргә була.

«Без халыкны торак белән тәэмин итәргә тиеш. Демография тискәре дип әйтәбез. Әгәр яшь гаиләнең фатир сатып алырга мөмкинлеге булмаса, әлбәттә тискәре була. Кеше фатир сатып ала алмый, кереме аз икән, димәк, арендага торак тәкъдим итәргә яки башка вариантларны карарга кирәк», — диде ул.

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X