Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның күп балалы әниләренә «Ана даны» медален тапшырачак

Әлеге бүләккә республиканың төрле районнарында яшәүче 11 ана лаек булыр дип көтелә.

 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанда яшәүче 11 күп балалы әни белән очрашып, аларга «Ана даны» медален тапшырачак.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта шулай дип белдерде.

«Атна азагында төп көн тәртибе алда торган бәйрәмгә бәйле булачак. Бу җәһәттән Президент катнашында берничә традицион чара үтәчәк. Аларның беренчесе, тантаналы рәвештә Татарстан Республикасының „Ана даны“ медальләрен тапшыру. Әлеге бүләккә 11 ана лаек булыр дип көтелә. Аларның барысы да – биш, алты, җиде бала анасы», - диде Галимова.

2021 елның гыйнварына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 40 меңнән артык күп балалы гаилә исәпләнә, аларның барысы да билгеле бер ярдәм чараларына өметләнә ала. Республика бюджетында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан төрле ярдәм чараларына 11,5 миллиард сумнан артык акча каралган, аларның бер өлеше күп балалы гаиләләр арасында бүленәчәк.

Бәйрәм алдыннан Рөстәм Миңнеханов хокук саклау органнарында (Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, Федераль куркынычсызлык хезмәте, Росгвардия) эшләүче хатын-кызларны да тәбрик итәчәк. Аларның барысы да ир-егетләр белән беррәттән куркыныч һәм катлаулы эш башкара. Сүз уңаеннан, ТР Эчке эшләр министрлыгы шәхси составының дүрттән берен гүзәл затлар тәшкил итә. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X