Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Самара өлкәсенең Камышлы җирлегендә X Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак

Чарада Самара өлкәсе район-шәһәрләреннән, Россиянең 30дан артык регионыннан делегацияләр катнашачак.

28-29 июнь көннәрендә Самара өлкәсенең Камышлы җирлегендә X Бөтенроссия авыл Сабантуе узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халкыбызның әлеге гүзәл бәйрәме Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы һәм Татарстан Республикасы Президенты, Самара губернаторы ярдәмнәре белән оештырыла. Чарада Самара өлкәсе район-шәһәрләреннән, Россиянең 30 дан артык регионыннан делегацияләр катнашачак. 

Ике көнлек программа кысаларында: 28 июнь көнне — Камышлы авылы, Әнвәр Давыдов исемендәге мәдәният сарае алдындагы мәйданда Татарстан Республикасының танылган сәнгать осталары катнашында зур бәйрәм концерты, 29 июнь көнне — ат чабышы һәм күргәзмәләр, милли көрәш ярышы, балалар өчен төрле конкурслар, төрле иҗади коллективлар катнашында концерт программалары оештырылачак.

Сабантуйда милли утарлар да корылачак. Биредә Татарстанны Кукмара районы тәкъдим итәчәк. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/18/188255/

Фото: tatar-congress.org
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев