Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Самолетка билет бәяләре арзанайган

"Оренбуржье" авиакомпаниясе Түбән Кама - Самара авиарейсына бәяләрне киметкән. Хәзер сервис җыемын исәпкә алмаганда Бигеш аэропортыннан Самарага 2000 сумга очарга була. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, киметелгән тарифлар буенча авиабилетлар сатуга чыккан инде. Ишеткән булсагыз, "Оренбуржье" авиакомпаниясенең Түбән Кама - Самара рейсы 2013 елның апрелендә башланып киткән...

"Оренбуржье" авиакомпаниясе Түбән Кама - Самара авиарейсына бәяләрне киметкән.
Хәзер сервис җыемын исәпкә алмаганда Бигеш аэропортыннан Самарага 2000 сумга очарга була. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, киметелгән тарифлар буенча авиабилетлар сатуга чыккан инде.
Ишеткән булсагыз, "Оренбуржье" авиакомпаниясенең Түбән Кама - Самара рейсы 2013 елның апрелендә башланып киткән Идел Буе федераль округында төбәк эчендә пассажирлар ташуны субсидияләү программасы кысаларында тормышка ашырылды.
Әлеге маршрут буенча даими рейслар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла. Очкыч Самарадан 16:45, Түбән Камадан 17:25 сәгатьтә оча. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined