Сарабиккол авылына ел саен артистлар килә.
Быел исә Татарстанның атказанган артистлары, Габдулла Кариев театры актерлары Лилия һәм Илнар Низамиевлар үз чыгышларын бүләк итәчәкләр.
Шулай ук җыр-бию, уеннар булачак. Оештыручылар күңелле итеп үткәрергә тырышачакбыз, кунакка килегез, диләр.
Сабантуй 11 июнь көнне сәгать 10.00 да башлана.
фото: архивтан
Нет комментариев