Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сарабикколлылар туган якны өйрәнүчеләр конференциясенә әзерләнә

Сарабиккол мәктәбендә “Көньяк-көнчыгышта һәм Лениногорск районында кеше һәм табигать. Сарабиккол авылы һәм Шушма-Чирмешән елга арасы: тарихи һәм мәдәни проблемалар” бөтенроссия фәнни-гамәли, тарихи-туган як конференциясе узачак. Ул быел өченче мәртәбә үткәрелә.


Конференция ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларныда үткәрелә, Сарабикколдан чыккан күренекле галимнәргә багышлана.

Конференциядә төрле темалар яктыртыла. Тирән мәгънәле доклар белән чыгыш ясыйлар. Катнашучылар да күп була. Быел Башкортстаннан да киләчәкләр икән.
Узган ел шулай ук зурлап үткәрелде. Менә быелгысы 29 мартка билгеләнгән.

Конференция эшенә, Сарабиккол мәктәбенә уңышлар телибез.


Розалия Мостафина
Автор фотосы
(узган елгы конференциядән күренеш)

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев