Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ШИГЫРЬ: ИСТӘ ЧИЯЛЕ ТАУ

Чияле Тау авылында авылдашлар очрашуына Фәнүс абый Гыйматдинов шигырь язган булган. Аны сезгә тәкъдим итәбез:

Истә Чияле тау
   Яшеллеккә чумган бу авылны
Чияле Тау диеп йөртәләр.
Сиксән еллар, торып алгач, 
Туздырды аны ачы җилләр.

Әкрен генә тормыш үзгәрә шул, 
Элеккечә түгел бернәрсә.
Гөрләп торган авыл урамнары
Карап торсаң хәзер үләксә.

Туган йортым тагын төшкә керде, 
Үзе якты, җылы, инәйле.
Аерыласым килми шушы төштән
Аңлыйсыздыр минем халәтне.

Ата-анам торган җир син,
Чияле Тау атлы авылым.
Бала чагым китми күз алдымнан,
Мин сабыең әле һаман да.

Хәтеремнең әле почмагында
Калган минем өзелеп-уелып.
Утыра Гыйльметдин абзый
Тальян гармунын тартып.

Күз алдымда Хәйретдин абзыйның
Көтү куганы иртүк.
Кайтып килер идем яшьлегемә
Юлын тапсам әгәр берүк.

Әкрен генә тормыш үзгәрә шул
Элеккечә түгел бернәрсә.
Тәслимә, Фәүзия, Мөхлисә,
Мәгъсүм абый иртүк эшкә дәшә.

Нигә шулай бик тә матур икән,
Сырт тавың һәм юкә урманың.
Яшьлегемнең эзе сеңеп калган
Әпәпидән кабат урадым.

Кеше булып, синдә канатланып,
Киң дөньяга очкан улларың.
Онытма дип туган нигезеңне
Чакыралар безне кырларың.

Тагын кайттым, сагынып кайттым әле,
Йөрәкләрдә сагыш, давыл бар.
Ярый әле, искә алыр өчен
Җир йөзендә авылым Чияле Тау бар.
Фәнүс Гыйматдинов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев