Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

“Шипы” билгесе – таләп түгел

Юл йөрү кагыйдәләренә 8 декабрьдә тагын яңа үзгәрешләр өстәлде. Шушы көннән алып “шипы” билгесе кую таләп булып тормый. 

Әлеге билге куелмаган очракта 500 сум күләмендә штраф түләргә туры килә иде. Әлеге өстәмәләрдә авария булган очракта нәрсә эшләргә кирәклеге хакында ачыклабрак аңлатып бирелә. Әгәр дә авария вакытында тән җәрәхәтләре алучылар һәм китерелгән зыян зур булмаса, водительләр машиналарның ничек торышын фотога яки видеоязмага төшереп транспортларын юл читенә чыгарырга тиешләр. Кем гаепле икәнлеге бәхәс тудырмаса, инспектор чакырмыйча гына да мәсьәләне үзара хәл итә алалар. Зур зыян булганда яки кешенең гаепле булуы бәхәс тудырганда мотлак рәвештә ЮХХДИ идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. ОСАГО полисын электрон рәвештә генә сатып алучылар күбәйгән. Күпләр мин электрон рәвештә түләдем дип тыныч кына йөри бирә һәм штраф түләргә мәҗбүр була. Электрон рәвештә полис сатып алсагыз да аның кәгазь күчермәсен үзегез белән йөртү таләп булып тора.

Инвалид водительләргә дә үзгәрешләр һәм кайбер ташламалар кабул ителде. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә медицина-экспертиза комиссиясе шәхси билгеләр тапшыра башлады. Анда кешенең исем шәрифләре, инвалидлык группасы, билгенең махсус номеры һәм кайчанга чаклы бирелүе хакында мәгълүмат тупланган. Шулай ук “Стоянка запрещена”, “Стоянка запрещена по четным и нечетным числам” дигән билгеләр хәзер III группа инвалидларына да өстенлек бирә. Әлегә кадәр I һәм II группа инвалидларына гына бу кагыйдәне үтәмәскә рөхсәт ителә иде.
Ә “Движение запрещено” (кирпеч дибез) билгесен үтәмәү бары I һәм II группа инвалидларына, инвалид баланы йөртүчеләргә генә рөхсәт ителә. Юл йөрү кагыйдәләре еш кына үзгәреп тора. Берсенә күнегеп бетмибез, икенчеләре дөнья күрә. Шуңа күрә дә юл йөргәндә авыр хәлдә калмас, бәла-казага очрамас өчен һәрчак алар белән танышып барыгыз. Хәвеф-хәтәрсез, яңа елларда исән яңа юлларда йөрергә язсын.

www.omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев