Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәрдәшебез тыл хезмәтчәне Гөлчирә әби Сәмигуллина олы юбилее уңаеннан котлау алды

Бүген тыл хезмәтчәне, сугыш ветеранының тол хатыны Гөлчирә әби Сәмигуллинага 95 яшь тулды. Тумышы белән Мөслим районы Әмәкәй авыллыннан булган ветеранга тормышның ачысын күп татырга туры килә. -​ Унике яшемнән әни белән ияреп кырга көлтә бәйләргә йөри идем, тормыш арбасына бик иртә җигелдем. 22 июньнең җәен дә мәңге онытырлык түгел....

Бүген тыл хезмәтчәне, сугыш ветеранының тол хатыны Гөлчирә әби Сәмигуллинага 95 яшь тулды.

Тумышы белән Мөслим районы Әмәкәй авыллыннан булган ветеранга тормышның ачысын күп татырга туры килә.

-​ Унике яшемнән әни белән ияреп кырга көлтә бәйләргә йөри идем, тормыш арбасына бик иртә җигелдем. 22 июньнең җәен дә мәңге онытырлык түгел. Сугыш башланганын безгә радиодан хәбәр иттеләр. Аны бу хәтле канлы һәм хәсрәтле булыр дип беркем дә күз алдына китермәде,- дип искә алды ул дәһшәтле елларны тыл хезмәтчене.

Унсигез яшендә кияүгә чыга, әмма тормыш иптәше Сәрвәретдине белән бер елга якын гына яшәп кала, чөнки аны 1941 елның 16 октябрендә сугышка алалар. Ул көнне дә Сәмигулла әби нык хәтерли.

-​ Ул көнне улыбыз туды. Әтисе аны бары тик бер тапкыр гына күреп сөя алды. Аның: "Улым, мин кайтканчы зур булып үс яме, ә мин сезне сакларга киттем" дигәне хәзер дә күз алдымда тора, дип хәтирәләрен яңартты күз яшьләрен сөртә-сөртә. Тик сабыйлары гына озын гомерле булмый, унбер айлык вакытында үлеп китә. Иренә дә яу кырыннан әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Баштан хәбәрсез югалган дигән хәбәре килә, ә аннан сугыш беткәч кенә аның вафат булуы раслана. Сугыш тәмамланган көнне дә Гөлчирә әби бүгенгедәй хәтерендә.

-​ Кырчылар бригадиры идем, басуда карабодай чәчеп маташкан чак. Шулвакыт карыйбыз мәктәп түбәсенә кызыл флаг элгәннәр. Эшебезне ташладык та, тизрәк авылга йөгердек. Ул икән сугыш беткән. Барысы да кочаклаша-елаша, бу көнне күз яшьләрсез искә төшерү мөмкин түгел, - диде.

Туксан биш яшендә булса да, үз зиһенендә, юбилее белән котларга дип килгәндә, мичендә тәмле пирог пешә иде. Кунакларны сөенеп каршы алды. Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатына да, җирле муниципалитеттан алып килгән бүләкне дә шатланып, теләкләр тели-тели кабул итте.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев