Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь: МӘТРҮШКӘЛЕ ЧӘЙ

Таһир абый өр-яңа шигырен җибәргән.

Мәтрүшкәле чәй


Аланлыкка аяк басу белән
Эндәшәсең сыман ерактан:
-Мәтрүшкәләр җыеп кайт, син, улым
Мәтрүшкәле чәйне яратам!

Елдагыча көтү көткән чакта,
Маллар туеп күшәп ятканда.
Чыбыркыны салып иңнәремә
Мәтрүшкәләр эзлим урманда.

Өйдә чәйнең төрлесе бар юкса,
Тик аларга исләр китми шул.
Урман куенында үскәненә
Үзебезнекенә җитми шул.

Җырлый-җырлый ипләп кенә өзәм,
Чыланнарга элеп киптерәм.
Ата-баба чәен белегез дип
Кунакларны кыстап эчерәм.

Мин бер кочак җыеп чыктым, әни,
Эндәшерсең сыман ерактан...
-Башка чәйне улым, өнәмәдем,
Мәтрүшкәле чәйне яратам!

7.08.2018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев