Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаров: Егерме икенче июнь

Таһир Шәмсуаров 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көненә багышлап шигырь язган. Сезгә шуны тәкъдим итәбез.

Егерме икенче июнь

Шундый көн бу, баш киемен
Салмыйча һич ярамый.
Хәтер тынлык игълан итә.
Сандугач та сайрамый.

Һәр өйгә, һәр гаиләгә
Кара кәгазь кергән көн.
Сабыйларга, тол анага
Кипкән яшьләр биргән көн.

Җитмеш өч тулып узды,
Канлы-шомлы җиңүгә.
Кайтмый калган солдатларны 
Һаман көтәбез нигә?!

Таң атуга һәйкәлләргә,
Яңа чәчәк саласы.
Сиксән яшен “бәйрәм итә”
Ятим солдат баласы...

Югалтуларга бәрелеп,
Әрни яраларыгыз.
Мин киләчәк өчен сорыйм
Хәтерне кайтарыгыз!


Кояшка да чык сарылган,
Сандугач та сайрамый.
Шундый көн бу, баш киемен
Салмыйча һич ярамый!...

Таһир Шәмсуаров
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев