Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар галиме Фоат Ганиев вафат

Мәшһүр татар зыялысы - профессор, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, РФның һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Фоат Әшрәф улы Ганиев 86 нчы яшендә кичә, 28 февраль көнне, вафат булган....

Мәшһүр татар зыялысы - профессор, филология фәннәре докторы, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, Россия гуманитар фәннәр академиясе академигы, РФның һәм ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, ТРның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты Фоат Әшрәф улы Ганиев 86 нчы яшендә кичә, 28 февраль көнне, вафат булган.

Мәрхүм белән хушлашу чарасы бүген, 29 февральдә, сәгать 11дә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасында (Бауман урамы 20) була.
Белешмә өчен. Ф.Ганиев 1930 елның 1 августында Башкортстанның Салават районы Нәсибаш авылында дөньяга килгән. Мәктәпне тәмамлагач, 1949-1954 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый. Укытучы, мәктәп директоры булып эшләп алгач, Казанга килә, Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты каршында аспирантура тәмамлый. 1963 елда кандидатлык, 1977 елда докторлык диссертациясен яклый. Шушы институтта фәнни хезмәткәр, тел белеме бүлеге мөдире булып эшли. Аннары институтның лексикография һәм лексикология бүлеге мөдире. Ф.Ә.Ганиев - Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында, Казан педагогика университетында дәресләр алып баручы профессор да була.
Ф.Ә.Ганиевнең фәнни эшчәнлегендәге төп юнәлешләр - грамматика, татар телендә сүз ясалышы, рус һәм татар телләренең чагыштырма грамматикасы, татар теленең аңлатмалы һәм тәрҗемә сүзлекләрен төзү, татар теленең орфография мәсьәләләрен эшләү. Аерым алганда, ул - татар тел белеме һәм тюркология проблемалары буенча 18 монография, 300дән артык мәкалә авторы, русча-татарча һәм татарча-русча сүзлекләр, татар теленең өч томлы аңлатмалы сүзлеге автордашы, татар телендәге 20дән артык капиталь сүзлекнең фәнни редакторы һәм автордашы, татар теленең өч томлы академик грамматикасының фәнни редакторы һәм төп авторларыннан берсе.
http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X