Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан блогерлары хастаханәдә карантинда ятучы пациентларга күчтәнәчләр алып килде

Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән сигез кеше Йогышлы авырулар хастаханәсендә ята. Аларга татар блогерлары милли ризыклар алып килделәр.

 

 

Танылган татар блогерлары Diamond Princess лайнерыннан кайткан карантиндагы кешеләр янына Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә бардылар. Алар арасында-Илназ Габидуллин (@kizik_mizik), Ринат Галиәхмәтов (tat tatar__malay), Илүзә Галиәхмәтова (@iluzyshka_tamlyshka) һәм Резедә Миңнегулова (@rezedking) бар.

Блогерлар Татарстан флагы белән килделәр. Алар үзләре белән  тизрәк савыгу теләкләре язылган открыткалар да алган.
   
Блогерлар карантинда булган пациентларга күчтәнәчкә дип, чәк-чәк, бал, шулай ук милли киемнәрдәге  курчаклар һәм китаплар алып килгәннәр. Барлык бүләкләрне посылкалар кабул итү һәм тапшыру өчен махсус пунктта калдырдылар.

Instagramда  блогерлар ватандашларын бәладән ташламаулар, һәм уңай хисләр кәефне күтәрәчәк, дип әйттеләр. Лайнердан кайткан татарстанлылар шул рәвешле туган республикаларының кайгыртуын, ә кунаклар – Татарстанның кунакчыл икәнен беләчәк дип язалар акциядә катнашучылар.

 

Фото: скриншот инстаграм
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X