Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан районнарында, шул исәптән Лениногорскида Яшьләр үзәге барлыкка киләчәк

Татарстанның һәр районында яңартылган Яшьләр үзәкләре барлыкка киләчәк. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында ясалган чыгышында министр Дамир Фәттахов әйтте.

 

«Коллегиягә берничә көн кала Президент белән очрашуда Татарстанда Яшьләр үзәкләрен реновацияләү турында сүз булды. Моның өчен 2 млрд. сум акча биреләчәк», — диде Дамир Фәттахов.

Ул Татарстанда 217 үсмерләр клубы булуын һәм аларга да игътибар булачагын хәбәр итте, дип яза  "Татар-информ".

Узган ел ахырында район башлыгы Рәгать Хөсәенов җирле журналистлар белән очрашу вакытында да Лениногорскида Яшьләр үзәге барлыкка киләчәген әйткән иде. Аның урыны билгеле: Кошевой урамы, 28нче йорт. Бинасы бар, реконструкция ясалганнан соң, Яшьләр үзәге ачылыр дип көтәбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев