Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан студенты WorldSkills Russia җиңүчесе булган

«Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә Сарман аграр көллиятенең 4нче курс студенты Азат Тимербаев алдынгы булган.

Казанда Игенчеләр сараенда «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионатында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә җиңүчеләрне котлаганнар. Аларга Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырылган. Бу ярышлар агымдагы елның апрель аенда Ростов өлкәсенең Качкан бистәсендә узган.

Сарман аграр көллиятенең 4нче курс студенты Азат Тимербаев «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионатында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә җиңүче булган. Шушы ук көллиятнең 3нче курс студенты Булат Хәлиуллин аграр профильдәге һөнәри белем оешмалары арасында Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасында җиңү яулаган.

Бүләкләү тантанасында Азат Тимербаевка һәм Булат Хәлиуллинга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырылган.

«Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә студентлар әзерләүгә нәтиҗәле эш башкарганнары һәм өлеш керткәннәре өчен Сарман аграр көллияте хезмәткәрләре укытучылар Илшат Гәрәев, Данир Хәсәншин, җитештерүгә өйрәтү мастеры Фәнис Мөхәммәтшин, көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын алган.

Шундый ук бүләккә Казан дәүләт аграр университеты укытучылары кафедра мөдире вазифаларын башкаручы, доцент Дамир Хәлиуллин, доцентлар Фәрит Шәфигуллин һәм Александр Матяшин лаек булган.

Казанда 20 майдан 24 майга кадәр WorldSkills Russia һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионат уза.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/23/186774/

фото:Фото: tatarstan.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев