Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 1 июльдән коммуналь хезмәтләргә бәяләр арта

Тарифлар буенча дәүләт комитеты республика кешеләренә коммуналь хезмәтләргә бәяләр арту хакында искә төшерә.

 

Россия Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә, Татарстанда 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен түләү индексы 4,2 процентка арта. Бу хакта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Электр энергиясе өчен түләү 3,7 процентка – 1 кВт⋅сәгать өчен 3 сум 69 тиенгә кадәр арта. Стационар электр плитәләре һәм (яки) электр җылыткыч җайланмалар кулланучы авыл һәм шәһәр халкы өчен максималь киметү коэффициенты 0,7  булачак.

Бәяләр өстәлгән кыйммәткә салым (НДС) белән күрсәтелгән.
Җылылык энергиясенә бәя катнаш режимда булмаганда, 3 процентка артып, 1 Гкал өчен 1862 сум 01 тиен булачак. Катнаш режимда эшләгәндә, 4,2 процентка артып, 1 Гкал өчен 1628 сум 87 тиенгә күтәрелә.

Су белән тәэмин итүгә тарифлар 3,5 процентка күтәрелә. Шулай итеп, эчә торган (салкын) суның 1 кубометры өчен 24 сум 45 тиен түлисе була. Кайнар су һәм китә торган су 3,7 процентка кыйммәтләнә. 1 кубометр кайнар су өчен 139 сум 73 тиен һәм чыгып китүче суның 1 кубометры өчен 17 сум 93 тиен түлисе була.

Моннан тыш, табигый газга бәяләр арта. 1 июльдән газның 1 кубометры өчен 5 сум 57 тиен түлисе була. Моңа кадәр ул 5 сум 48 тиен иде.

Барлык тарифлар һәм аларны көйләүче оешмалар турында тулы мәгълүматны Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтының “Тарифлар” (http://kt.tatarstan.ru/rus/ntarif.htm) һәм "Ачык Татарстан” порталының "Ведомство хисаплары” бердәм дәүләт системасының “Тарифлар” бүлегендә карап була.  
 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев