Заман сулышы

Лениногорскида кайчан җылыта?

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 25 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда кар, җепшек кар, аерым районнарда карлы яңгыр ява чак. Томан төшә, юлларда бозлавык саклана. Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 1-6, аязганда - 12...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 25 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда кар, җепшек кар, аерым районнарда карлы яңгыр ява чак. Томан төшә, юлларда бозлавык саклана.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә - 1-6, аязганда - 12 градус салкын булачак. Көндез 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылыта..
26 мартка каршы төндә чагыштырмача җылы булачак - һава температурасы 3 градус салкыннан 1 градуска кадәр югары күтәрелә. Җепшек кар, яңгыр һәм пыскак яңгыр ява.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: