Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда атна ахырына җылытачак

Бу атна ахырына Татарстанга җылы кайтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренә.

 

Республикада урнашкан салкын һәм болытлы һава торышы, вакыт-вакыт явып торган яңгырлар аз хәрәкәтчән югары циклонга бәйле.

Тик чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 19 һәм 20 августта, метеорологлар сүзләренчә, «республикада һава торышына көнбатыш антициклонның алгы өлеше йогынты ясый башлаячак».

Атмосфера басымы бераз күтәрелә, көчле явым-төшемнәр булу ихтималы аз. Һава температурасы шактый түбән  – төнлә 5-11 градус җылы, көндез 13-19 градуска кадәр җылы була.

Хәер, җомга һәм шимбә, 21 һәм 22 августта, Татарстанда температура фоны акрынлап арта башлаячак. 21 августта көндез һава +16, +21 градуска кадәр, 22 августта көндез  +18, +23 градуска кадәр җылыначак. Шул ук вакытта урыны белән яңгыр явачак, дип хәбәр итә синоптиклар. 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/society/17-08-2020/tatarstanda-atna-ahyryna-ylytachak-5764240

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев