Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда давыл,Лениногорскида да көчле җил

Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "Буран" планы кертелү турында хәбәр итә. Һава торышы кискен үзгәрде - көчле җил, буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык. Шул сәбәпле Мәскәү-Уфа, Казан-Оренбург трассасында йөк машинасы һәм автобуслар хәрәкәте туктатылды. Төш вакытына "Сетевая компания" җәмгыяте 69 торак пунктта электр белән тәэмин итүнең...

Татарстанның Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы "Буран" планы кертелү турында хәбәр итә.
Һава торышы кискен үзгәрде - көчле җил, буран, юлларда кар көртләре һәм бозлавык. Шул сәбәпле Мәскәү-Уфа, Казан-Оренбург трассасында йөк машинасы һәм автобуслар хәрәкәте туктатылды.
Төш вакытына "Сетевая компания" җәмгыяте 69 торак пунктта электр белән тәэмин итүнең өзелүе турында хәбәр итте. Ут 5 муниципаль берәмлектә - Казан шәһәрендә, Яшел Үзән, Питрәч, Тәтеш һәм Кама Тамагы районнарында өзелгән. Утсызлык 25134 кешегә кагыла. Шулай ук 34 социаль бинада да ут юк. Урыннарда махсус бригада хезмәт куя.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined