Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда ел ахырына кадәр 22 балалар бакчасы төзеләчәк

Татарстанда ел ахырына кадәр 22 балалар бакчасы төзеләчәк. Әлеге максатка 5,28 миллиард сум акча юнәлдерү күздә тотыла.

ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев  хәбәр итте.

2020 елда „Демография“ илкүләм проекты кысаларында  1 сентябрьгә 14 балалар бакчасын файдалануга тапшырырга, сентябрь ахырына кадәр тагын 8 мәктәпкәчә белем белем бирү учреждениесе төзергә планлаштырган булуын әйтте.

Шулардан 2,5 меңнән артык урын – 1,5-3 яшьлек, калганы 3-7 яшьлек балаларга исәпләнгән.

«Шул рәвешле, республикабыз һәм илебез яшь әниләр өчен менә дигән шартлар тудырачак, алар эшкә иртәрәк чыга алачак», - дип искәртте Гыймаев.

Шул ук вакытта, 2010-2019 елларда республика программалары кысаларында һәм федераль бюджеттан бүленгән акчалар хисабына Татарстанда 37,5 мең урынлы 239 балалар бакчасы сафка бастырылган.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/business/29-07-2020/tatarstanda-el-ahyryna-kad-r-22-balalar-bakchasy-t-zel-ch-k-5760028

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев