Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда кафе-рестораннарга төнлә эшләргә рөхсәт бирүне вакытлыча туктаттылар

Моңа кадәр төнлә эшләргә рөхсәт алган 21 кафе-ресторан шул ук режимда эшләвен дәвам итәчәк.

Татарстанның санитар-эпидемилогия комиссиясе карары буенча Роспотребнадзор идарәсе җәмәгать туклануы оешмаларыннан төнлә эшләү өчен гаризалар кабул итүне вакытлыча туктатып торды.

«Җәмәгать туклануын оештыра торган юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә төнлә эшләү өчен рөхсәт сорап, Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсенә гаризалар бирүне вакытлыча (махсус карар чыкканчы) туктатып торырга», — диелә Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева имзалаган документта.

Искәртеп үтик, Татарстан Хөкүмәте карарына үзгәрешләр кертелгәннән соң, кафе-рестораннар төнлә эшләү өчен рөхсәт алырга мөмкин, әмма моның өчен барлык хезмәткәрләр дә вакцина ясаткан булырга тиеш иде.

Роспотребнадзорның матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, моңа кадәр төнлә эшләргә рөхсәт алган 21 кафе-ресторан шул ук режимда эшләвен дәвам итәчәк.

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев