Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда Халыкара Туган тел көнен 170 төрле чара белән билгеләп үтәчәкләр

Кайбер вакыйгалар онлайн-форматта узачак.

Ел саен 21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Татарстанда бу көнгә 170 мәдәни чара узачак. Бу хакта Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Халыкара туган телләр көне айлыгына багышланган матбугат конференциясендә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.

«Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы белән берлектә Халыкара туган тел көнен үткәрү планы расланды. Планда барлыгы 170 чара бар. Алар төрле форматта узачак, чөнки 2020 ел нәтиҗәләре буенча чаралар үткәрү форматы киңәйде», — дип сөйләде Дамир Натфуллин.

Ул искәрткәнчә, кайбер чаралар онлайн-форматта да узачак.

https://www.tatar-inform.ru

Лениногорскида мәктәпләрдә Туган тел айлыгы бара. Анда төрле чаралар уза. Быел Татарстанда "Панорама“ кинофестивале узачак. Кинофестиваль 21 февральдән 12 декабрьгә кадәр барачак. Кинолар  Лениногорск  кинозалында күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев