Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда мәктәп ашханәләрен яңартырга планлаштыралар

2021 елда 217 мәктәп ашханәсен яңарту буенча юл картасы төзелгән һәм бүгенге көндә ведомстволар белән килештерү эше бара. Бу турыда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.

 

«2021 елда мәктәп ашханәләрен яңарту өчен 1 млрд сум акча бүленүен көтәбез. Хәзер юл картасы эшләнгән. Хәзер Татарстанның Төзелеш министрлыгы һәм Роспотребнадзор белән килештерү эше бара. 217 мәктәп ашханәсен зурайту, шартларын яхшырту, җиһазлар белән тәэмин итү күздә тотыла», — диде Илсур Һадиуллин.

Министр 217 ашханәне зурайтуны, яңартуны Роспотребнадзор таләп итүен әйтте.

Министрлык мәгълүматы буенча, Татарстанда 1403 гомуми белем бирү оешмасы эшли. Аларның филиалларын, кайберләре берничә бинада урнашуын исәпкә алып, республикада барлыгы 1763 мәктәп ашханәсе бар. Шуларның 81 проценты ризыкны үзләре әзерли, ә 19 проценты махсус оешмалар китергәнне тарата.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев