Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда мәктәп укучыларына ЕГЭ һәм ОГЭга әзерләнү өчен навигатор булдырылды

Навигатор яңартылган мәгълүматларны үз эченә ала, файдалы материалларга һәм аларга аннотацияләргә сылтама ясый.

 

Россиядә имтиханнарга әзерләнү өчен файдалы материаллардан торган «Навигатор ГИА» эшли башлады. Сервисны Федераль педагогик үлчәнешләр институты һәм Рособрнадзор оештыра. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә.

Навигатор чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм укытучыларга ярдәм итү өчен булдырылган. Ул яңартылган мәгълүматларны үз эченә ала, кечкенә текстлар һәм видео рәвешендә тәкъдим ителгән файдалы материалларга һәм аннотацияләргә сылтама ясый.

«Алар сыйныфта дәресләр оештыру өчен дә, дистанцион һәм мөстәкыйль әзерлек өчен дә файдалы булачак», — дип аңлатты Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев.

Эзләүне җиңеләйтү өчен мәгълүматлар өч бүлеккә бүленгән: «БДИга әзерлек материаллары», «ТДИга әзерлек материаллары» һәм «Укытучылар өчен материаллар». Булган мәгълүмат даими рәвештә тулыландырылачак һәм яңартылачак.

Навигаторны Рособрнадзор сайтының махсус бүлектә табарга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев