Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда тагын ике елдан цифрлы дәүләт хезмәте күрсәтү 70 процент булыр дип фаразлана

Татарстанда дәүләт хезмәтләренең 70 проценты цифрлы форматта булуына 2022 елга ирешү ниятләнә. Хәзер бу сан 42,5 процент дәрәҗәсендә. Бу хакта Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

 

Ул Татарстанда «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде. Республикада «Цифрлы икътисад» илкүләм программасының биш проекты гамәлгә ашырыла.

«Цифрлы дәүләт идарәсе» федераль проектының төп бурычы — 2024 елга иң кирәкле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр 100 процент дәрәҗәдә кешенең шәхси катнашыннан башка күрсәтелерлек шартлар тудыру, гражданнар, бизнесның дәүләт белән элемтәсе 70 процент дәрәҗәдә цифрлы рәвештә булуы. «Бу шактый мөһим бурыч, түрәләр катнашы, тәэсире мөмкин кадәр киметелергә тиеш», — диде Айрат Хәйруллин.

Шулай да, Татарстанда кайбер күрсәткечләргә билгеләнгән сроклардан иртәрәк ирешелергә мөмкин. Алда әйтелгәнчә, 2022 ел дип фаразлана. Ул моның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйган бурыч булуын искәртте.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев