Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 белән авыруның 87 очрагы ачыкланган

Татарстанда Сovid-19 вирусын йоктыруның яңа 87 очрагы расланган, Лениногорскида юк.

 

Бүген Россиядә коронавирус инфекциясен  йоктыруның 10 028, шул исәптән Татарстанда - 87 очрагы расланды.

Авыручыларның өчесе вирусны читтән алып кайткан булса, 84 авыручылар белән элемтәдә булу сәбәпле йоктырган. 31 кеше хастаханәгә салынган, 56 кеше өйдә дәвалана, алар авыруны җиңелчә яки симптомсыз формада кичерәләр.

Авыручыларның яшенә килгәндә статистика үзгәрешсез, вирусны иң күп йоктыручылар ул урта яшьләрдәгеләр.

Яшәү урыны буенча караганда еш кына бер үк районнар кабатлана.  Узган тәүлектә Казанда 43, Апаста - 20, Түбән Камада - 9, Яшел Үзәндә - 5, Биектауда - 3, Лаешта - 2, Яр Чаллы, Балтач, Буа, Кама Тамагы, Кукмарада берәр очрак теркәлгән.
 

Барлыгы 13 майга Татарстанда 1919  COVID-19 инфекциясен йоктыру очрагы теркәлгән.

Бөтен вакыт эчендә 740 кеше сәламәтләнде, шуларның 100е соңгы тәүлек эчендә.

Хөрмәтле райондашлар, үзизоляция таләпләрен үтик. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев