Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланган
Татарстанда 30 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән, барысы да контакт нәтиҗәсендә йоктырган.
9 кеше хастаханәдә, 21 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча:
18-30 - 5
30-50 - 12
50-60 - 5
60-70 - 4 очрак.
70-80 - 4
Шәһәр һәм районнар буенча карасак:
Казан – 21 очрак.
Чаллы – 1
Әлмәт – 1
Югары Ослан – 2
Зеленодольск – 1
Нурлат - -2
Саба – 1
Тәтеш – 1
25 августка республикада коронавирус белән авыруның 6338 очрагы теркәлгән. Барлыгы 5164 кеше савыккан, шул исәптән, 36 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев