Татарстанлыларның шәхси инвестиция белән кызыксынуы арта төшкән
Биржа операцияләрендә катнашу мөмкинлеге бирүче шәхси инвестиция исәбе(ИИС) ачкан татарстанлылар саны 100 меңнән артып киткән.
Агымдагы елның 1 нче апреленә ул сан 107, 2 меңгә җиткән. Узган ел белән чагыштырганда 12, 2% ка арткан. Федераль округ буенча инвестиция исәбендә татарстанлыларның өлеше 13, 5 % тәшкил итә. “ Татарстанлыларның шәхси инвестиция исәбе белән кызыксынулары артуы күзәтелә,- ди Милли Банкның республика бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин,- әмма үзлегеннән биржада сатуларда катнашырга теләгән кеше, бу эшкә төрле яктан әзер булырга тиеш. Инвестицияләү керем дә, югалту да китерүе мөмкин. Исегезгә төшереп үтәбез, инвестиция исәбен елга бер тапкыр, иң күбе 1 миллион сум кертеп ачарга була. Моның өчен брокерга яки идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аларның лицензияләре турында Россия Банкы сайтында белешмәләр бар. Инвестиция исәбе ачкан кеше ике төр салымның берсен сайлый ала. Шунысын истә тотарга кирәк, инвестиция исәбе дәүләт тарафыннын иминиятләштерелмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев