Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанның ике проекты - Лобач тавы, Зәңгәр күлләр федераль финанслау алырга мөмкин

Татарстан Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча конкурста тавыш бирүдә беренче урынны алды.

Интернет тавыш бирүчеләрнең  актив ярдәме белән республиканың ике проекты – Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе янындагы Зәңгәр күлләр территориясе Бөтенроссия конкурсы финалында катнашачак.

РФ Президентының, табигатьне саклау эшчәнлеге, экология һәм транспорт мәсьәләләре буенча вәкиле Сергей Иванов рәислегендәге комиссия  алдагы этапта җиңүче булган проектларны атады.

Конкурста илнең төрле төбәкләреннән 34 проект катнашты. Тавыш бирү 10 көн барды һәм 23 июльдә тәмамланды.  Накруткаларны һәм фейк битләрне куллануны булдырмау өчен барлык лайклар тикшерелде. Тавыш бирү барышында лидерлар гел үзгәреп торды.

Танылган шәхесләр төрле катнашучылар өчен агитация ясадылар. Мәсәлән, Рөстәм Миңнеханов, инстаграм аша Татарстан проектларына ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Республика беренче урынны алды. Ике проект тавыш бирү лидерлары унлыгына керде. Финалга «Биектау» һәм «Кама Тамагы»туристик-рекреацион комплекслары чыкты. Бу-Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе янындагы Зәңгәр күлләр.

Аларның федераль финанслау алу мөмкинлеге булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев